Казанны су баса аламы? Баса алса, нинди очракларда? Су максимум ничә метрга күтәрелергә мөмкин, кайсы биналар күпмегә су астында кала ала, Иршат Сәйдәшович?
– Гомумән, су баса алмый, дигән урыннар юк дөньяда. Телевизордан да күреп торабыз, Согуд Гәрабстанында д,а көчле яңгырлар сәбәпле, шәһәрләрне су басканын беләбез. Казанга килгәндә, су басу куркынычы юк, дип тә әйтергә ярамый! Казан бит зур су янында – Идел буенда урнашкан. Казансу, Нокса, Солонка, Киндерле һәм Коры елга кебек чагыштырмача кечерәк елгаларыбыз да бар бит әле.