Башкортстанда яшәүче 3 олы кеше һәм 1 бала Оренбург өлкәсендә юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига 4 майда кичке 7ләр тирәсендә Оренбург өлкәсендә М-5 «Урал» трассасында була. Орск шәһәренә керә торган урын тирәсендә фура һәм «Nissan X-TraiI» бәрелешә.
«Nissan X-TraiI» машинасында 4 кеше – 1 ир-ат, 2 хатын-кыз, 1 бала үлә, 2 кеше имгәнә, аларның берсе – бала. Имгәнгән кешеләр – 1988 елда туган ир-ат белән аның 2015 елда туган кызы.