Омск өлкәсендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев суд юлында йөри. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында сөйләгән.
«Исегездә булса, мин ел башында Мәскәү шәһәренең Пресненск район судына казарма җимерелү нәтиҗәсендә үземә килгән мораль зыянны компенсацияләүләрен таләп итеп килгән идем. Суд карар чыгарды. Алар минем сәламәтлегемне, ике аягымны югалтуымны, гомерлек инвалид калуымны 1 миллион сумга бәяләде. Алар фикеренчә, бу – гадел һәм әйбәт сумма. Әлбәттә инде, без бу карар белән килешмәдек.