«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы «Мәдәни җомга» газетасы журналисты, җаваплы сәркатибе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина булды. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да җиткерәбез.
Мөнирә ханым, сез Төмән өлкәсеннән. Төмән медицина көллиятен тәмамлагансыз, аннан Казан дәүләт университетында журналистика факультетында укыгансыз. Ике төрле юнәлеш. Медицинадан соң журналистикага килүегез турында сөйләгез әле.