«Умартачылык – нәселдән килгән шөгыль»
Нәфисә һәм Әгъләм Рәхимовлар Чакмагышның Тайняш авылында гомер итәләр, икесе дә – мөхтәрәм хезмәт ветераннары. Бүгенге көнне лаеклы ялда булуларына карамастан, тик ятмыйлар, гөрләтеп дөнья көтәләр. Күпләп – 40тан артык умарта асрыйлар. Чакмагыш районының абруйлы умартачылары белән умарталыкларында күрештем. Аннары авылны бизәп торган мәһабәт йортларында булдым.
Нәфисә апа белән Әгъләм абыйның умарталыгы Васильевка авылы урынында урнашкан.