«Һава торышы аномалиясе»: Татарстанга кайчан кыш киләчәк һәм кар явачак?
Көзнең 3 ае дәвамында Татарстанда аномаль җылы һава торышы хөкем сөрә. Температура нормадан 5-7 градуска югарырак, һәм, нәтиҗә буларак, ноябрьнең соңгы декадасында булырга тиеш тотрыклы кар катламы урынына, яңгыр ява. Безнең төбәккә кайчан чын кыш киләчәген һәм кар явачагын «Татар-информ» синоптиклардан белеште.
Декабрьнең икенче декадасы башында-уртасында кар ятачак
Һава торышы аномалиясе Татарстанда гына түгел, ә ерак төньяк-көнчыгыштан кала, тулысынча Россиянең Европа территориясенә дә тарала.