Салаватның бэк-вокалисткасы Лилия Вәлиуллина:«Акча белән генә озак популяр була алмыйсың»
«Салават абыйны сәхнәдә күреп: «Әле мин дә шунда басып торырмын!» – дидем»
Лилия, музыкага мәхәббәтең кайчан башланды?
Музыка белән кечкенәдән шөгыльләнәм, 5-6 яшьтәндер. Балалар бакчасында ук актив бала булдым, барлык чараларда катнашып йөри идем. Мәктәптә укыганда җырга тартылуымны хор укытучысы күреп алды, музыка мәктәбенә барырга тәкъдим итте. Шунда үземнең остазым Роза Ирековна Әхмәтҗанова белән таныштым. Роза Ирековна – бик көчле укытучы, аның укучылары бүгенге көндә танылган эстрада йолдызлары ...