Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсендә: «Ул мәңге яшәр төсле тоелды...»
Күренекле сәясәт эшлеклесе, олпат шәхес Фатыйх Сибагатуллинның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе Камал театрының Көнчыгыш залында үтте. Чара популяр сәхнә «йолдызлары» чыгышлары һәм Фатыйх абый хакында хатирәләр белән үрелеп барды. Хәтер һәм кадер кичәсе «Мин тормыштан мәгънә эзләдем» дип аталды.
- Фатыйх Сибагатуллин – 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. 1996-2007 елларда Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана.