«Чит кеше йөрәге булуын сизмим дә»: Казан хастаханәсендә уникаль трансплантация тарихы
«Соңгы елларда йөрәк җитешсезлеге булган яшьләр саны арта»
Искәндәр Шәйхуллинга 33 яшь. Ул Татарстанның Нурлат районы Чулпан авылында яши.
2015 ел ахырында ир-ат ике яклы үпкә ялкынсынуы белән авырый, бу – аның йөрәк эшчәнлегенә дә йогынты ясый. Аритмия башлана, йөрәге аортага канны кудыра алмый башлый. Иң гади ОРВИ вакытында аның сулышы кысыла, күкрәге авырта.
Ир-атка терминаль йөрәк җитешсезлегенә китерә торган «дилатацион кардиомиопатия» диагнозын куялар. Гади генә итеп әйткәндә...