Нурлатта һәвәскәр бакчачы 3 метрлы көнбагыш үстергән
Нурлатта яшәүче Әлфия Гафурова бакчасындагы гигант-көнбагышның биеклеге 3 метрдан артып киткән. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында хәбәр ителә.
Урамда һава торышының җылы һәм кояшлы торуын исәпкә алганда, 3 метр һич тә чик түгел – гигант көнбагыш әле дә үсүен дәвам итә. Әмма ул инде бүгеннән күршеләрне дә, өй яныннан узып йөрүчеләрне дә гаҗәпкә калдыра. Үз бакчасында төрле экспериментлар үткәрергә яратучы һәвәскәр бакчачы Әлфия Гафурованың исә аны быел беренче тапкыр үстереп каравы икән.