Нурлат районының элеккеге башлыгы, Смоленск вице-губернаторы Алмаз Әхмәтшин вафат булган
Смоленск өлкәсе вице-губернаторы, Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшин 58 яшендә вафат булган. Бу турыда Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин телеграм-каналында хәбәр итте.
2023 елдан башлап Алмаз Әхмәтшин Смоленск өлкәсе хөкүмәте командасында эшләде, төзелеш комплексы, юл хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура өчен җаваплы иде. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасының үсешенә зур өлеш кертте, үзен югары профессионал һәм эшенә тугры җитәкче итеп танытты.
«Алмаз Сәлимович ...