Хезмәт министрлыгы районнарны баласыз яшь парларны диспансеризациягә җибәрергә чакыра
Узган елның гыйнвар – октябрь айларында Татарстанда туган балалар саны 1000 кешегә 8,8 тәшкил итте, бу – Идел буе федераль округы һәм Россия буенча шундый ук күрсәткечтән югарырак. Әмма төбәктә, тулаем ил буенча кебек үк, 2017 елдан туучылар саны кими.
«2024 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча без республикада туучылар санының 3,5 процентка кимүен күрәбез. Иң күп кимү Баулы, Саба, Нурлат, Мамадыш һәм Чүпрәле районнарында күзәтелә»...