«Завклуб» кыска метражлы фильмының фишкасы – 2013 елның Россия кинематографиясе ачышы булган татар киноактеры Рузил Миңнекәев. Дөрес, ул үзе презентациядә юк иде, Казанга 1 көнгә килеп, тиз генә төшеп киткән, ди.
«Монда чит кешеләр юк», – дип башлады сүзен режиссер (һәм кинорежиссер) Марсель Мәхмүтов, тамашачылар кинотеатрның уңайлы кәнәфиләргә урнашып беткәч. Сүзен дәвам итеп, башта: «Телефонга төшермәсәгез, әйбәт булыр»...