Җырчы Рәфис Кәлимуллинның төнлә юлда машинасы ватылган. Кичә ул Нурлат районы Бикүле авылында концерт куйган, концерттан кайтканда күңелсез хәл килеп чыккан.
«Хәерле төннәр, дуслар! Мин Нурлат районы Мамык авылында «заправкада» утырып торам. Кискен генә машина катты. Двигатель эшләми. Трактор кебек эшләп тора. Алексеевскида кафе янында икенче машинада төркемем дә, генератор җимерелеп, юлда калды. Белмим, нинди көн бу?! Заправкада эшләүче ханымнан: «Кереп җылыныйм әле», – дип сорадым. Кертмәде.