Егетләр, сез балачакта хоббихорсинг уйный идегезме?
«Хоббихорсинг» дигән сүзне ишеткәнегез бар идеме? Гади генә әйткәндә, агач атка атланып чабып йөрү ул. Финляндиядә бу уен хәтта спорт буларак рәсми танылган, ди. Башкортстаның Баймак районында «Башкорт аты» II халыкара башкорт токымлы атлар фестиваленә оештыручылар шушы уенны керткән булганнар. Программадагы халыкара фәнни-гамәли конференция, «Башкорт атын ат спортында кулланыш: үсешнең яңа этабы» семинары, күргәзмәләр, греплинг көрәше (джиу-джитсу...