Әлмәт районының Новотроицкое авылында яшәүче күп балалы ана Гүзәл Зуйкова 7 ел буе торак шартларын яхшыртуга чиратта тора. Ул 43 квадрат мәйданлы агач йортта ире һәм 7 баласы белән яши.
Гүзәл – волонтер, «Мир добрых людей» штабын җитәкли, «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән: 3 кыз һәм 4 малай тәрбияли. Балаларның барысы да янәшә йоклыйлар: кызлар – әниләре белән, малайлар әтиләре белән, 3 зур бала – диванда. Кыш көне өйне стенасына реклама баннеры ябыштырып җылыталар.