Новосибирск шәһәрендәге 9нчы гимназиягә һөҗүм әзерләнүе турындагы хәбәрдән соң, мәктәптәге ишекләргә баррикада корганнар. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.
Чыганак мәгълүматлары буенча, һөҗүм итү ихтималы турында хәбәрне бүген иртән гимназиянең биология укытучысына җибәрәләр – билгесез кеше укучыларны атып үтерү белән янаган. Мәктәп хезмәткәрләре шундук хокук сакчыларын чакырган, укучыларны кабинетларга кертеп япкан, ишекләргә баррикада корганнар. Мәктәп янында хокук сакчыларыннан берничә наряд дежур тора...