«Вьетнамлылар өчен бездәге +21, +22 градус – кыш»
Юлияның Вьетнамга бару хыялы электән була. Иптәш кызы белән бу якларга сәяхәт тә планлаштыралар. Ләкин, көтмәгәндә-уйламаганда, аңа Вьетнамда сәяхәт итү генә түгел, яшәп карау мөмкинлеге дә килеп чыга.
Җәй башында Юлияның тормыш иптәшенә Хайфон шәһәрендә эш тәкъдим итәләр. Ул бераздан хатыны белән балаларын да үзе янына чакыра. «Сезгә ошаса, калырбыз, ошамаса, кире кайтырбыз», – ди ире. Чөнки әлеге илнең климаты озаклап яшәү өчен уңайлы түгел...