Новосибирск өлкәсендә анасын мичкә чылбыр белән бәйләп куйган ир-атны хөкем иткәннәр. Ул исерек анасын коткарырга маташкан. Суд җинаять эшен япкан. Бу турыда «Комсомольская правда» Новосибирск өлкәсе прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.
20 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачкан булганнар, аннары судка тапшырганнар. Яклар килешү сәбәпле, суд эшне туктаткан.
Вакыйга мартта Яңа Решеты авылында була. Егет чираттагы тапкыр анасы белән талаша. Күршеләр талашкан тавышны ишетә, аннары хатын кычкыра башлый.