Кайбыч районының Кече Мәме авылында Евгений Маденовны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус операциядә һәлак булган. Мәрасим Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында узды.
Кече Мәме – Евгенийның әнисенең туган авылы, дип яза «Кайбыч таңнары» газетасы журналисты Миңгазиз Сөнгатуллин.
Торма авылы Изге Троица чиркәве протоиерее Николай һәм аның ярдәмчесе Надежда Ермолаева уздырган мәрасимнән соң матәм митингы булды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев...