Архитектура үзенчәлеге белән бөтен мөселман дөньясына танылган «Тәүбә» мәчете проект авторларының берсе – Наил әфәнде. Проект идарәсе, Татарстанннан тыш, Башкортстан, Удмуртия, Киров өлкәләрендә дә эшчәнлек алып бара.
Милли җанлы күренекле шәһәрдәшебез турындагы җылы истәлекләрен хатыны Гакилә ханым уртаклашты.
Хатыны Гакилә белән
Фото: ©
– Наил әфәнде искиткеч милләт җанлы кеше иде. Моның тамыры кайда икән?
– Наил – муллалар нәселеннән. Бабасы Азнакай районы Әсәй авылының имамы һәм мөгаллиме була.