Новосибирск шәһәрендә матурлык салонында барбер булып эшләүче хатын-кыз клиентын үтерү белән янауда гаепли. Ир кеше хатын-кызга гашыйк була, тик ханым аны кире кага – шуннан соң ир-ат аны эзәрлекли башлый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Виктория (исеме үзгәртелә) 49 яшьтә, иреннән аерылган, улы белән кызы бар, хәзер барбер булып эшли. 50 яшьлек Рөстәм (исеме үзгәртелә) салон клиенты була.
«Рөстәм маникюрга килде, мине ошатты, аралаша башладык. Аның белән кызык иде. Чәчәк, конфетлар бирде, ресторанга чакырды.