Барысы да Мәүлет ага Саюковка «Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы» дигән таныклык тапшырудан башланды. Берлек рәисе урынбасары Рифат Җамал әлеге таныклыкны тапшыруны татарларны җыйган бер кичә рәвешендә үткәреп булу мөмкинлеген әйтеп куйган. Бер җыелып алу өчен менә дигән сәбәп ләбаса. Әйтелдеме – эшләнде: бу якларда шулай икән – Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин белән Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Гыйматдинов, өлкәнең...