45 яшьлек рэпер Гуф җиде мең тамашачы алдында кызы Разият Сәлаховага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Кыз ризалашкан, дип яза VOICE сайты.
Гуф буларак билгеле рэпер, Алексей Долматов Мәскәүдә концерт куяр өчен бер кичкә реабилитация клиникасыннан китеп торган. Шоу VK Stadiumда узган. Артистның аягында электрон беләзек була, бу беләзекне аңа суд билгеле бер гамәлләрне тыеп, чик чарасын сайлаган көнне кидергәннәр. Чыгышы вакытында ул үзе дәвалана торган тернәкләндерү клиникасы хезмәткәрләренә...