Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә Яңа ел алдыннан 18 яшьлек кыз югала. Үтерүдә шикләнеп тоткарланган ир-ат машинасында руль артында утырган кызны каеш белән буып үтерүен һәм кар көртенә күмеп куюын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Кыз былтыр 30 декабрьдә югала. Соңрак ачыкланганча, ул машинасына бер ир-атны утыртып алып бара. Менә шул кеше аның гомерен өзә.
Җинаятьтә шикләнелүче 35 яшьлек ир-ат та Мыски шәһәрендә яши.