Алтын куллы хуҗабикә
Әкълимә Балобанова белән мин Интернет челтәре аша таныштым. Ул – кул эшләнмәләре остасы, матур гөл савытлары, вазалар ясый. «Мин бер генә чүпрәкне дә, тукыма кисәкләрен дә ташламыйм», – ди ул. Аларны кулланып, алибастр, шпаклевкалар белән катырып, төрле формадагы савытлар эшли, аларны табигый материаллар кулланып бизи. Гап-гади борчак, тары ярмасын ябыштырып, буяп куйгач, төрле затлы төймәләр бер читтә торсын!
Ул савытларның берсе дә буш тормый: Әкълимә апаның тәрәз төпләре төрле-төрле гөлләр белән тулы!