Булат Мөбәраков корбан чалу турында: «Чалынасы хайванның яшенә игътибар итәргә кирәк»
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
• 02:15-03:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;
• 03:15-03:45 – Гает вәгазе уку;
• 03:45 – Гает намазын уку;
• 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.