Ләйлә Фазлыева Казан марафонында 21,1 һәм 42,2 км йөгерүчеләрне сәламләде
Бүген Казан марафонының йомгаклау көне. Марафонның соңгы көнендә 42,2 км һәм 21,1 км дистанцияне йөгерергә барлыгы 21 меңгә якын кеше чыкты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева старт алдыннан барлык катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән меңьеллык тарихы булган Казанда узучы халыкара әһәмияттәге вакыйганың барлык катнашучыларын сәламлим. Хөрмәтле йөгерергә яратучылар һәм профессионаллар...