Алтыдан соң ашау, 10 мең адым һәм дөрес йокы: сәламәт яшәү өчен фитнес-тренер киңәшләре
Илшат, ни өчен нәкъ менә фитнес өлкәсен сайладыгыз? Сезне бу юлга нәрсә этәрде?
Мин балачактан спорт белән дус булдым, профессиональ рәвештә көрәш белән шөгыльләндем, фитнес-залга бик еш йөри идем, берникадәр шөгыльләнгәч, үземне дә әлеге өлкәдә сынап карарга булдым. Фитнес-тренер булу өчен дөрес итеп күнегүләр күрсәтә белү генә җитми. Баштан бу эшкә үзеңне эчке яктан әзерләргә кирәк. Залга синнән ярдәм өмет итеп килгән кеше белән уртак тел таба белү мөһим. Тренер – ул психолог та. Көн дәвамында төрле кешеләр килә...