Канда холестерин дәрәҗәсе: ничә яшьтән һәм ничә тапкыр тикшеренергә кирәк?
Канда холестерин дәрәҗәсен даими тикшереп тору мөһим – бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләргә ярдәм итә. Россиядә липид алмашы бозылуын ачыклау (скрининг) буенча клиник тәкъдимнәр гамәлдә: 18-39 яшьтә – 3–5 елга бер тапкыр; 40 яшьтән соң – елга бер тапкыр тикшеренергә кирәк.
Владимирский исемендәге Мәскәү өлкәсе фәнни-тикшеренү клиник институтының эндокринология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илья Барсуков «Радио 1»гә холестеринга анализны ничек дөрес тапшырырга кирәклеген аңлаткан.