Татарстан китап нәшрияты «Үз юлым» проекты кысаларында Илүзә Әминованың китабын чыгарачак
Татарстан китап нәшрияты «Үз юлым» проектының чираттагы авторы белән таныштырды. Нәшриятның Макс каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге проект кысаларында чыгачак икенче китапның авторы – беренче татар коучы, психолог Илүзә Әминова. Бүген нәшрият коллективы аның белән очрашкан, китапны язуга әзерлек эше башланган.
Китапта гаилә психологиясе темасы урын алачак. «Аллаһка тапшырдык, дибез. Бик кызыклы булырга охшаган. Гаилә кору, яшәү барышындагы авырлыклар, аларны җиңү юллары – барысы да этаплап...