Гөлназ Шәрипҗанова өченчегә әни булды: «Сабыем янәшәмдә, тәмле исләрен иснәп ятам»
Җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә зур вакыйга – кичә алар өч балалы әти-әни булдылар. Әлеге иҗади гаиләдә тагын бер кыз бала дөньяга аваз салды. Без, Гөлназ белән элемтәгә чыгып, аны тагын бер тапкыр әни булуы белән котладык.
Мин Асылбикә белән Минтимерне вакытыннан бераз гына алдарак тапкан идем. ПДР 26 мартка билгеләнгән иде, тик үзем өченчесен дә шулай алданрак табармын дип уйлап йөрдем. Шуның өстенә: «Бала зур, табу җиңел булсын өчен озак йөрмәскә тырыш», – дип тә әйттеләр.