Ришат Төхвәтуллин: «Мине бөтен җырларымнан мәхрүм иттеләр...»
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның Уфада концерты булды. Ул аннан социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә «Агымсу» җыры турында видеосы белән уртаклашты.
«Агым суы беркайчан да юлына төшкән ташлар белән бәхәсләшеп тормый, ул аларны иңләп, барыбер үз юлын таба...», — дип язган ул видео янында.
Җыр хакында ул болай сөйли:
«Дуслар, менә бу җырны башкарган саен хәтеремдә язмышымның бер мизгеле гел яңарып тора. Шулкадәр илһамланып башлап җибәргән иҗат юлымның бер мизгелдә бөтен нәрсә чәлпәрәмә килгән мәл.