Кукмарадан эшмәкәр Нурфия Төхвәтуллина: «Эштән тәм табам, көч һәм энергия алам»
Нурфия Төхвәтуллина – Кукмара районының уңган, зирәк, үз сүзен әйтә белгән эшмәкәр хатын-кызларының берсе, гүзәл зат буларак та, нык ихтыярлы җитәкче буларак та хөрмәт казанган шәхес.
Әлеге җаваплы эшне үз кулына алуына инде 17 ел вакыт үткән. Бүген ул хуҗалык товарлары кибетен уңышлы алып бара, гаилә бизнесын саклап калып, аны киләчәк буынга тапшыру өчен тырыша.
Нурфия Мияссәр кызы Ятмас Дусай авылында тырыш, булдыклы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Кызга җиде яшь тулганда гаилә Березняк авылына күченеп килә.