Татарстан китап нәшрияты яңа юнәлешен Алсу Исмәгыйлева китабы белән башлый
Татарстан китап нәшрияты сөенечле хәбәре белән уртаклашты: шушы көннәрдә журналист Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + гамәл = язмыш» дигщн өр-яңа китабы дөнья күрәчәк, ди. Әлеге китапны тәкъдим итү чарасы 25 мартта Казанның «Ногай» кунакханәсендә уза. «Чараның кызыгы шунда — биредә автор белән турыдан-туры аралашу һәм китапта барган вакыйгалар өерендә катнашкан геройларның үзләре белән очрашу көтелә», – дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.
Кылт итеп Татарстан китап нәшрияты генераль директоры...