«Бик зур эш көтә»: Рөстәм Нәбиев дөньядагы иң югары тауга менәргә җыена
Популяр блогер, казарма ишелеп ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавына 3 тапкыр менгән параальпинист титулын яулаган иде. Хәзер ул Җир шарының иң югары биеклеге – Эверест тавына менәргә әзерләнә.
«Мин бу атналарда шундый сорауларга бирелдем: Эверестка менәргәме, юкмы? Икеләндем. Кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә: максимумга әзерләнергәме, әллә туктаргамы икәне ачык түгел иде. Сораулар күп булды, бер генә төгәл җавап та юк.
Һәм менә бер атна элек барысы да үз урынына басты. Халыкара...