«Без хәзер өчәү» - Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә сөенеч
Җырчы Гөлзада Шакирҗанова һәм Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга. Иҗади гаилә беренче тапкыр әти-әни булды, аларның уллары бар. «Без хәзер өчәү! Аллаһка мең шөкер», – дип хәбәр итте Илгиз белән Гөлзада бу хакта социаль челтәрләрдә.
Яшь әни белән бәбинең барысы да яхшы. Аларны инде өйгә дә чыгарганнар. Бәләкәй Хәсәншинны Илгиз белән Гөлзаданың барлык якыннары җыелып, зур состав белән каршылаган.
Гөлзада Шакирҗанованы тамашачы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгәндә белә башлады.