Язның кайсы ае отпуск алу өчен иң отышлысы?
2026 елда яз көне ял алу иң өчен отышлы ай – апрель, аннан соң март, ә иң соңгы урында – май. Бу хакта SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән РИА Новости яза.
«Биш көнлек эш атнасы буенча һәм оклад алып эшләүчеләргә отпуск өчен иң отышлы ай – апрель; аннан соң – март. Иң отышсыз ай – май. Айда эш көннәре төрле булу сәбәпле, бер эш көне бәясе дә төрле була», – ди белгеч.
Аның сүзләренчә, бу апрельдә 22 эш көне, мартта – 21, ә майда 19 эш көне булуга бәйле.