Җырлый-җырлый автобус йөртүче Рөстәм: «Кешеләрнең елмаюын күрү мине бәхетле итә»
Рөстәм Яхшибаев Үзбәкстанда туып үскән. Әтисенең вафатыннан соң аның әнисе туган яклары - Башкортстанның Кыргыз-Миякә районына кайтып төпләнә. Соңрак, әнисенең ялгызы гына яшәвен теләмәгән Рөстәм дә, тормыш иптәше һәм балаларын алып Башкортстанга күченә.
Һөнәре буенча фельдшер булса да, Рөстәм, Башкортстанга кайткач, автобус йөртүче булып эшкә урнаша. 2017 елдан бирле һәр көнне иртән җаваплы эшенә ашыга. Баштарак Рөстәмне Стәрлетамакта тәмле телле автобус йөртүче буларак кына белсәләр...