«Йота һәм сөйләшә алмый башлады»: энцефалит белән авырган пациентлар тарихы
Энцефалит – талпаннар белән күзаллана торган авыру. Чынлыкта исә, талпаннар бу авыруны йоктыруның бер юлы гына. Бу авыру тагын ничек йогарга һәм нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бу хакта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Булат Фәтхуллин сөйләде.
Талпаннардан гына түгел, ә һава-тамчы юлы белән һәм кәҗә сөте аркылы да йога
Энцефалит турында ишеткәч, куакларда һәм үләннәрдә яшәүче талпаннар турында уйлыйсың. Чынлыкта исә, энцефалит талпаннардан гына түгел...