«Кибетләрдә бөтенләй йөрмиләрме әллә?» - Гүзәл Уразова ипи бәясен әйткәч, халык шаккаткан
Гүзәл Уразова бәяләр турындагы сорауларга җавап биргән. Ягъни, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистыннан кибеттәге азык-төлекнең, автобуста йөрүнең ничә сум булуы турында сорашалар. Әйтергә кирәк, Гүзәл Уразова бер дә аптырап калмый, һәр сорауга диярлек җавап бирә. Ә менә аның язылучыларын кайбер җаваплар аптырашта калдырган.
Бер кило бәрәңге бәясен җырчы 40 сум дип бәяләгән. Сөт, йомырка бәясен якынча дөрес әйткән ул. Ә менә бер буханка ипине Гүзәл Уразова 500 сум тора дип саный.