Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Зиратта да «фотога төшик әле» дип килүчеләр бар»
«Элек камерага ашарга пешерү юк иде»
Рәмис, син блогерлык белән шөгыльләнә башлаган вакытта социаль челтәрләрне алып бару әле популяр юнәлеш түгел иде, аеруча татар телендә. Ә хәзер барысы да блогер булырга тели, әлеге вакыт аралыгында нәрсә үзгәрде?
Аерыма бик зур. Хәзерге вакытта яңа блогерларга үсәргә вакыт азрак кирәк – җайлырак. Чөнки карап үсәргә үрнәк бар, нинди юнәлеш алырга икәнлеген башкалардан карарга була. Элек экспертлар юк иде. Камерага ашарга пешерү дә юк иде. Хәзер исә видео төшерү өчен юнәлешләр бик күп.