Каһирәдә Габдулла Тукайның «Су анасы» гарәп телендә тәкъдим ителде
Якын Көнчыгышның иң зур мәдәни чарасы — Каһирәдә узучы 57нче Халыкара китап ярминкәсе кысаларында татар классигы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте гарәп телендә тәкъдим ителде. Әлеге чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан оештырылган.
Поэманы гарәп теленә танылган Мисыр язучысы һәм шагыйре, доктор Ашраф Абу аль-Язид тәрҗемә иткән. Тәкъдим итү чарасы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Мисыр әдәбиятчылары, язучылары һәм тәрҗемәчеләре Тукай иҗаты, аның дөнья әдәбиятындагы...