Тагын бер татар җырчысы Андрей Малаховта кунакта булган
Җырчы Альбина Кармышева «Россия -1» телеканалында Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән. Үзе генә түгел, бик матур тавышлы егет – Арслан белән! Җырчы бу хакта үзенең сәхифәсендә хәбәр итә.
«Сез безнең Арслан белән дуэтыбызны күргән булгансыздыр. Моннан ике ел элек бер фестиваль өчен мин Арслан белән дуэт башкарган идем. Менә шул чыгыштан соң Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруында катнашуыбызны сорадылар. Бик күңелгә үтәрлек чыгарылыш булды.