Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләмен атадылар
2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиене Татарстаннан 24 меңнән артык хатын-кыз алган, бу максатларга 5,1 миллиард сум юнәлдерелгән. Бу хакта коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Әни булырга әзерләнүче студент һәм аспирантларга түләүләр сизелерлек артты. Әгәр элек алар йөклелек һәм бала табу буенча уртача стипендия күләмендә пособие алган булса, хәзер исә сумма төбәк яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнә»...