Детокс-диеталарның нинди зыяны бар?
Детокс-диеталар тоту сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта онколог Владимир Ивашков кисәтте, дип яза «Аргументы и Факты» сайты.
Табиб сүзләренчә, кеше организмы – үзен үзе чистарта ала торган камил система. Шуңа күрә детокс-диеталар зыянлы матдәләрне аның үзеннән дә яхшырак итеп чыгара алмый. Әгәр бу матдәләр табигый юл белән чыгарылмаса, кешеләр җитди авырыр иде, дигән онколог.
Шулай ук табиб, детокс-диета вакытында ач торганда, соклардан һәм чәйдән баш тартырга киңәш итә.