Сентябрьдән банклар акча күчерү өчен бердәм QR-код куллана башлаячак
1 сентябрьдән Россия банклары акча күчергән вакытта универсаль QR-код кулланырга тиеш булачак. Бу хакта Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулинга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Көндәшлекне үстерү, гражданнарга һәм бизнеска уңайлы булу, шулай ук базарда катнашучыларның барысына да сервислардан тигез файдалану мөмкинлеген бирә торган инфраструктура тәэмин итү максатыннан универсаль түләү коды турында федераль закон кабул ителде», – дип билгеләп үтә Тулин.
Аның сүзләренчә...