Фатирда җылылык торбалары салкын булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
Җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык белгече Дмитрий Бондарь йортта җылылык торбалары салкын булганда кая мөрәҗәгать итәргә икәнен сөйләгән. Аның сүзләренчә, фатирларда температура +18 градустан түбән төшәргә тиеш түгел. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Күп фатирлы йортларда җылылык өчен идарәче компания җаваплы, шуңа күрә шикаятьләрне шунда юлларга кирәк. Мөрәҗәгатьнең юридик әһәмияте булсын өчен, моны Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы аша эшләү яхшырак. Бу – дәүләт системасы...