Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне психиатрга җибәрә алачак
2026 елның 1 мартыннан Россиянең хезмәт хокукларында мөһим төзәтмәләр кертелә. Әгәр планлы диспансеризация хезмәткәрләрдә менталь тайпылыш билгеләрен ачыкласа, оешма җитәкчеләренең аларны өстәмә психиатрия экспертизасы узарга җибәрү хокукы булачак. Булачак үзгәрешләр турында федераль матбугат чараларына медицина фәннәре кандидаты һәм Пирогов университетының профильле кафедрасы доценты Мария Соловьева сөйләгән, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Белгеч аңлатканча, закондагы төзәтмәләр гамәлләр алгоритмын төгәл билгели...