Кертемнәр буенча ставкалар кими башлады
2026 елның 13 гыйнварына Россиядә банк кертемнәре (вклад) буенча ставкалар түбәнәя башлады. Бу Үзәк банкның төп ставканы 16 процентка кадәр киметүенә җавап булып тора. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Үзәк банк ставкасын төшергәннән соң, банк депозитларының уртача керемлелеге дә кими башлады. «Финуслуги» индексы исәп-хисапларына караганда, 2026 елның 12 гыйнварына илнең иң зур 20 банкында депозитлар буенча процентлар 0,15тән 0,37 процент пунктына кадәр төшкән.
Ставкаларның кимүе зур банкларның күпчелегенә кагылган...